Rinat Mansourovitch Animaev’s biography, net worth, fact, career, awards and life story

Intro Frans kunstschilder
Is Painter 
From France 
Type Arts 
Gender male
Birth 24 March 1955, Dushanbe
Age: 65 years

Ринат Анимаев, Ринат Мансур улы Анимаев, фр. Rinat Mansourovitch Animaev (24.03.1955) — совет һәм француз рәссамы. 1989 елдан Франциядә яшәп, иҗат итә. ССРБ рәссамнар берлеге (Мәскәү рәссамнары берлеге) (1986), Франция рәссамнар берлеге әгъзасы. Монмартрның мактаулы гражданы.

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 24 мартында Дүшәнбе шәһәрендә рәссам Мансур (Али) Анимаев гаиләсендә туган. Дүшәнбе шәһәрендә сәнгать мәктәбен, сәнгать укуханәсен (проф. М. Бекназаров, С. Корбанов, А. Бесперстов сыйныфы), Мәскәүдә Суриков исемендәге дәүләт сәнгать институтын (проф. Артамонов В.Е., Мачальский Д.К., Королев Г.Г курсы) тәмамлаган (1984). 1989 елдан Франциядә (Кот-д’Армор департаменты Динан шәһәре) яшәп, иҗат итә. Остаханәсе — Ивелин департаменты Вирофле шәһәрендә (Париж үзәгеннән 14 км ераклыкта).

Иҗаты

Сынлы сәнгатьнең графика, портрет, тарихи портрет, аеруча пейзаж һәм натюрморт жанрларында һәм стильләрендә иҗат итә. Шулай ук скульптура сәнгате буенча хезмәтләре бар.

Рудольф Нуриев, Лев Гумилев, Людмила Гурченко, Владимир Высоцкий, Александр Солженицын, Олжас Сөләймәнов, Равил Бохараев портретларын ясаган.

1985 елдан бөтенсоюз (ССРБ), республикакүләм (РСФСР, РФ), халыкара күргәзмәләрдә катнашып килә.

Күргәзмәләре

  • 1988 Сәнгать хезмәткәрләренең үзәк йорты (рус. ЦДРИ), Мәскәү.
  • 1990 Рәссамнарның үзәк йорты (рус. ЦДХ), Мәскәү.
  • 1992,1993 Munchen ALACH Zentrum Bibliothek, Мюнхен.
  • 1996 Шәхси галерея. Париж, Франция.
  • 2015 «Дом на Патриарших» мәдәни үзәге, Мәскәү.
  • Күргәзмәләре исемлеге

Иҗат әсәрләре Казан, Русия, Төньяк Америка, Бельгия, Норвегия, Франция (Пьер Карден салоны), Швеция, Югославия, Алмания, Австрия, Япония музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана.

  • 1981 елда Казанда Николай Фешинның 100 еллык юбилеен бәйрәм итү чараларында катнаша.
  • 2015 елның ноябренда Казан ратушасында 100 картинасыннан торган «Дүрт фасыл» күргәзмәсе эшли.
Рәссам хезмәте — ул иҗат азатлыгы. Бу азатлыкның бәһасы чиксез. Без көннәрнең, елларның матур мизгелләрен эзлибез. Мин бары тик кояш яктысында гына иҗат итәргә яратам. Табигать күренешләрен кәгазьгә, тукымага төшерәм. Мин кояш чыккан мәлләрне дә күп тапкыр каршы алган кеше. Көннең тууына шаһит булу, андагы сүзләр белән әйтеп бетерә алмаслык бизәкләрне күрү — бу бәхет!

Ринат Анимаев

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Монмартрның мактаулы ватандашы
  • Бүләкләре

Әдәбият

  1. Р. Анимаев. Мой взгляд на жизнь. ISBN 978-2-9538694-0-8
  2. Лия Пронэр. Иҗат иреге. «Сөембикә», 2016 ел, гыйнвар саны. ISSN 0869-1398

Сылтамалар

  • Рәссамның шәхси сәхифәсе
  • Ринат Анимаев — французский художник татарского происхождения
  • Мәскәүдә Франция рәссамы Ринат Анимаев күргәзмәсе эшли

Искәрмәләр

You May Also Like