Fazil Garipovitsj Ischakov’s biography, net worth, fact, career, awards and life story

Intro shkencëtar
Was Scientist 
From Russia 
Type Science 
Gender male
Birth 30 October 1901, Troitsk
Death 17 May 1959, Moscow
(aged 57 years)

Фазыйл Исхаков (Фазыйл Гариф улы Исхаков, 30 октябрь 1901(1901-10-30), Тыруйски, Ырынбур губернасы, Русия империясе — 17 май 1959(1959-05-17) (57 яшь), Мәскәү, ССҖБ) — тел белгече, филология фәннәре докторы (1959).

1919-1920 елларда Троицки шәһәрендә татар мәктәбе укытучысы, үзәк татар китапханәсе мөдире. 1920-1926 елларда Ырынбурда: Кыргыз төбәк совет-фирка мәктәбендә (1921-1922) һәм Татар халык мәгарифе институтында (1922-1923) китапханәче, шәһәрнең татар мәктәпләрендә укытучы, укыту бүлеге мөдире (1923-1926). 1926 елдан Мәскәүдә: Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында (1926-1930, 1933-1937) һәм Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (1936-1938) татар теле укытучысы, ССРБ ФА Тел һәм язу институтының фәнни хезмәткәре (1938-1940). 1943 елдан Абакан шәһәрендә: җирле педагогия институтында хакас теле укытучысы һәм хакас теле кафдерасы мөдире (1943-1946), Хакас Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сектор мөдире (1944-1946). 1946 елдан янә Мәскәүдә: РСФСР мәгариф министрлыгы инспектор-киңәшчесе (1946-1950), ССРБ АН Тел белеме институтының фәнни хезмәткәре (1950-1959). Нугай, татар, хакас, тыва теле, татар һәм хакас мәктәпләре өчен урыс теле дәреслекләре авторы.

You May Also Like